news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга куелуын тикшерделәр

Чараның максаты — авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм аны сыйфатлы саклауга куюны тәэмин итү, аны 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.

Сарман районында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы саклауга куелуын тикшерделәр
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерләү буенча конкурс үткәрелә. Мондый тикшерү Сарман районында узды. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сарман районында «Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге» коммерциячел булмаган оешма идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов җитәкчелегендәге комиссия үз эшен «Агрокөч-сервис» җәмгыятенең «Нөркәй» ремонт участогыннан башлады. «Агрокөч-сервис» җәмгыятенең «Нөркәй» ремонт участогы башлыгы Дамир Гыйниятуллин ремонтлауның барышы һәм башка технологик җайланмаларны кышкы саклауга куюның торышы белән таныштырды.

Чара йомгаклары буенча 1 урынны «Җәлил» агрофирмасы алды, 2 урынны «Сарман» һәм «Нөркәй» бүлекчәләре бүлештеләр, 3 урынны «Туган як» агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе алды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый тикшерүләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәләре инспекторлары катнашында республиканың барлык районнарында үткәрергә кушты.

Чараның максаты — авыл хуҗалыгы техникасының сакланышын һәм аны сыйфатлы саклауга куюны тәэмин итү, аны 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру.

Тикшерү барышында ашлык җыю, азык җыю комбайннарының, азык әзерләү техникасының, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының торышы, алынган частьләрне һәм детальләрне саклау, ремонтны оештыру, шулай ук хезмәтне саклау һәм хезмәт өчен түләү шартлары бәяләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100