Быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 14 процентка диярлек кимегән

2021 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган елга карата 81,7 процент дәрәҗәсендә, шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә — 65,2, ә терлекчелектә ул 99,2 процент көтелә.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 2021 елның сигез аенда эсселек һәм корылык аркасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 14 процентка диярлек кимегән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

«Быел аномаль һава шартлары республиканың авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тискәре йогынты ясады. Гыйнвар-август нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,8 процентка кимеде», — дип сөйләде докладчы.

Пелевин сүзләренә караганда, 2021 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме узган елга карата 81,7 процент дәрәҗәсендә, шул исәптән үсемлекчелек өлкәсендә — 65,2, ә терлекчелектә ул 99,2 процент көтелә.

Икътисад министрының беренче урынбасары аграрийларның 2,3 млн тонна ашлык җыйганлыгын, бу 2010 елның охшаш һава шартлары белән чагыштырганда 3,5 тапкырга диярлек артык булуын әйтте. Татарстанда шулай ук 1 млн тоннага якын шикәр чөгендере, 1 млн тоннага якын бәрәңге һәм яшелчә җыеп алынган.

Узган ел республикада 263,4 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, җитештерү индексы 104 процент тәшкил иткән. Татарстан 2020 елда авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе күләме буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны һәм Идел буе федераль округында беренче урынны саклап калды.