Алмаз Хисаметдинов: Кошларыгыз үскән икән, суярга вакыт җиткән

Ул зур КФХларга да үзләренең ясалма күлләре, буаларына кошларны чыгармаска өндәде. Хәзер күчмә киек кошлар хәрәкәте зур булу сәбәпле, кош гриппын йоктыру куркынычы бермә-бер арта.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе йорт кошлары — каз-үрдәкләрне ябуда тотарга һәм үсеп җиткәннәрен иртәрәк суярга киңәш итә. Кош гриппы куркынычы булу сәбәпле, шулай эшләү хәерлерәк.

Бүген Баш ветеринария идарәсе Алмаз Хисаметдинов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә кош гриппыннан саклану чараларын искәртте.

«Кошларыгыз үскән икән, суярга вакыт җиткән. Үсеп җитмәгән булса, ябык режимга күчерергә кирәк», — диде.

Алмаз Хисаметдинов зур КФХ ларга да үзләренең ясалма күлләре, буаларына кошларны чыгармаска өндәде. Хәзер күчмә киек кошлар хәрәкәте зур булу сәбәпле, кош гриппын йоктыру куркынычы бермә-бер арта.

«Кошларны сулыкларга чыгаруны тыярга кирәк. Дөрес, 10 меңгә якын кош асраучы хуҗалыклар да бар. Сарайларга ябып куярга мөмкинлекләре булмаганнар сарай кырыендагы кардаларга чыгара ала, анда кыргый кошлар килеп төшмәячәк. Күбрәк контакт сулыкларда», — диде республиканың баш ветеринария табибы.

Ул былтыр көз көне керем алырга ниятләгән биш хуҗалыкның кошларын югалтып, акчадан коры калуларын да искә төшерде. «Алар субсидия алды, ләкин дәүләт ярдәменә генә ышанырга ярамый, саклыкны арттырырга кирәк», — дип белдерде.