news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй, Апас һәм Бөгелмә районнарында шикәр чөгендерен җыеп бетерделәр

Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары эшне төгәлләп килә.

Зәй, Апас һәм Бөгелмә районнарында шикәр чөгендерен җыеп бетерделәр
Абдул Фархан

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр. Шикәр чөгендере чыгаруны шулай ук Апас һәм Бөгелмә районнары да төгәлләгән. Финиш сызыгында — Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Зәй районында татлы тамыр җыюга 12 августта керешкәннәр иде. 9101 гектар мәйданда 442,5 мең тонна чөгендер җыеп алдылар, уңдырышлылык — 486 ц/га. Кырларда «Ропа Тигр» маркалы 12 чөгендер җыю комбайны һәм 3 «Ропа Маус» чөгендер төягече эшләде.

Комбайнчылар арасында алдынгылар: Дамир Баһаутдинов — 554 га, Иван Калинов — 530 га, Павел Мельников — 496 га, Александр Пукаев — 407 га, Айдар Галимов — 672 га, Рәсим Мифтеев — 668 га, Фәннур Гыйлаҗиев — 548 га, Илсур Юнысов — 400 га, Кузьма Егоров — 599 га һәм Петр Тихонов — 384 га.

Җыелган уңыш «Зәй шикәре» ААҖенә ташыла. Бүгенге көндә предприятие тарафыннан 595,6 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән, 439,9 мең тонна тамыразык эшкәртелгән, 65,2 мең тонна шикәр ком әзерләнгән, шикәрлелек 17,5 процент тәшкил итә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100