Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә районында сөтчелек фермасы төзи башладылар
Фермада 2400 баш голштин токымлы сыер асралачак
(Минзәлә, 12 октябрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илшат Вагыйзов). «Август-Мөслим» компаниясенең Татарстан Республикасы Минзәлә районы Степановка авылы янында төзелеп килүче сөтчелек фермасына беренче таш салу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тантаналы чарада катнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт-товар фермасы төзелешенең әһәмияте турында сөйләде:
Бу объект төзелеше Минзәлә районы икътисадына җитди йогынты ясаячак, чөнки бу йөздән артык эш урыны, 2400 баш терлек, өстәмә салымнар, савып алынган сөт күләме. Барлык мәсьәләләр буенча да бу район икътисады өчен зур үсеш булачак.
Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, үз чиратында, республика җитәкчелегенә һәм компаниягә әлеге сөт-товар фермасы төзү өчен мәйданчык итеп районны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде, мондый масштаблы проектлар район икътисадын үстерүгә һәм авылларны саклауга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук «Август-Мөслим» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Заляйскалнска районның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Подрядчы «Агробау Арск» төзелеш компаниясе вәкиле — төзелеш участогы башлыгы Илдар Хәбиров әйтүенчә, объектны төзү ике этапта алып барылачак. Беренче чиратны 2021 елда тапшыру планлаштырыла, икенчесен — 2023 елда. Хәзерге вакытта төзелештә 30 үзбушаткыч, 8 экскаватор, 3 бульдозер эшли. Эшчеләр, нигездә, җирле халык арасыннан җыелган.
Сөт-товар фермасы автоматлаштырылган булачак, карусель саву ысулы кулланылачак. Инвестицияләр күләме — 2,2 млрд. сум, объектның гомуми мәйданы — 30 гектар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз