news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районында фермада кояш энергиясе белән суҗылыткычлар кулланалар

Слесаревлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2018 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча 1 млн сум күләмендә грант алган.

Әлмәт районында фермада кояш энергиясе белән суҗылыткычлар кулланалар
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Әлмәт районында фермада кояш энергиясе белән суҗылыткычлар кулланалар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәт муниципаль районында Слесаревлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2018 елда «Гаилә терлекчелек фермасы» программасы буенча 1 млн сум күләмендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды.

Слесаревларның гаилә фермасы — авылда да акча эшләп булуга ачык мисал. Бүген фермерлар эре мөгезле терлек һәм кош-корт үстерүдән тыш, үз хайваннары, кош-кортлары өчен азык та әзерлиләр, шулай ук сөт һәм тавык йомыркалары да саталар. Заманча техника сатып алынган, фермер хуҗалыгының барлык корылмалары ремонтланган. Сөт эшкәртү комплексы эшли. Боларның барысына шактый акча киткән, әлбәттә, ә алынган грант ферманы алга таба үстерү өчен финанс ярдәме була.

«9 ел элек бу урында ташландык дуңгыз фермасы иде. Шул еллар эчендә ферма танымаслык үзгәрде. Бүген биредә 100 баштан артык мөгезле эре терлек, 500 тавык, 100 бройлер һәм алтмыштан артык каз бар», — дип сөйли Гүзәл Слесарева.

«Грант акчасына без чәчү комплексы, тырмалау комплексы, шулай ук ашлык өчен плющилка сатып алдык», — дип сөйли хуҗалык башлыгы Гүзәл Слесарева.

Бизнес киңәйтүгә бәйле рәвештә, фермадагы мәшәкатьләр көннән-көн арта. Бүген биредә сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр эшли, үзләренең пешекчесе дә бар, ул хезмәткәрләрне көнгә өч тапкыр ашата. Алар фермада ук яшиләр. Махсус алар өчен хуҗалар барлык уңайлыклары булган иркен йорт төзеп куйганнар, хәтта душы да, мунчасы бар. Биредә алар барысы бергә бер зур «фермер» гаиләсе булып яшиләр, бергәләп эшлиләр, бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үтәләр.

2018 елда ферма өчен кояш энергиясе белән эшли торган суҗылыткычлар сатып алганнар. Аларга түбәндәгеләр керә: кояш коллекторы, насослар, идарә контроллеры, киңәйткеч бак, 1 яки 2 җылыүткәргкеч белән аккумулятор һәм җылылык изоляциясе белән суүткәргеч. Җайанмалар сөт-товар фермасында су җылыту өчен кулланыла. Бу электр срыф итүне сакларга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100