news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зәй шикәре» заводы модернизацияләүне төгәлләүгә әзерләнә

«Агрокөч» предприятиесенең тагын бер проекты — һәр шикәр капчыгын штрихкодлау.

«Зәй шикәре» заводы модернизацияләүне төгәлләүгә әзерләнә
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «Агрокөч» холдингы составына кергән «Зәй шикәре» заводы ел саен предприятиеләрдә модернизацияләү кампанияләре үткәрә. Хәзерге вакытта предприятиедә аны төгәлләүгә әзерләнәләр: киптерү бүлеге реконструкцияләнә, газ миче төзелә, чөгендер сыгынтысын пресслау җайланмасы урнаштырылган.

Шикәр киптерү комплексының яңа җайланмасы завод егәрлегенә тулысынча туры килә һәм ул гарантияле сыйфатлы, тиешле дымлылыкта ак шикәр алырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә аның тиешенчә саклануын тәэмин итәчәк. БУ турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Прессларны 2015 елдан алыштыра башлаганнар иде инде. Быел «Зәй шикәре» Испаниянең «Mercier» фирмасы вәкиле белән бергә чираттагы бишенче сыгынты прессын урнаштыра.

«Агрокөч» предприятиесенең тагын бер проекты — һәр шикәр капчыгын штрихкодлау. Система оператив исәпкә алып барырга һәм реаль вакыт режимында әзер продукцияне чыгару һәм күчерү күләмнәре турында мәгълүмат алырга, шулай ук складларда әзер продукциянең күпме калуын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Проект әзер продукцияне ассортименты һәм күләме буенча кабул итү процессын тагын да оптимальләштерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100