news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда тәүге көзге ярминкәдә азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителде

Ярминкәдә эре терлек итенә ихтыяҗ аеруча зур булды.

Азнакайда тәүге көзге ярминкәдә азык-төлекнең киң ассортименты тәкъдим ителде
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 12 сентябрь, «Татар-информ», «Маяк», Таңсылу Саниева). Бүген Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә эшчеләр бистәсендә беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Ярминкә әле беренче генә уздырылса да, халыкка тәкъдим ителгән товарларның күплеге сөендерә: теләгән бере итен дә, сөтен-маен, кәбестә-кишерен, балын да сатып ала алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Азнакайның «Шифа» үзәге каршындагы мәйданда иртән-иртүк кызу алыш-биреш башланган иде.

«Ел саен ярминкәдә катнашып, шәһәрдә яшәүчеләрне сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин иткән авыл уңганнарына рәхмәтлебез», — диде район башлыгы азнакайлыларны сәламләп. 

Сарлыда гомер кичерүче Усмановлар гаиләсе күпләп үрдәген-казын, бройлер итен алып килгән. Быел авыл уңганнары 160 баш каз, 200 баш үрдәк үстергән. Бройлерны әйтеп тә торасы юк, анысын ел әйләнәсе үстерәләр икән. «Алдан чалып, туңдырган юк, ярминкәгә барыр алдыннан гына әзерлибез», — ди Таһира апа. 

Ярминкәдә эре терлек итенә ихтыяҗ аеруча зур булды. Машиналар кырындагы озын-озын чиратлар да әнә шул хакта сөйли. Авылдагылар шәһәр халкына итне килограммын 300-280 сумнан тәкъдим итте.

«Ел саен ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз. Бүген 2,5 центнер ит алып килгән идек, инде бетеп тә бара. Хуҗалыкта махсус ит токымлы маллар да асрыйбыз», — ди «Таллы Бүләк» хуҗалыгы җитәкчесе Наил Мотыйгуллин.

Ярминкәгә килүчеләр үзешчәннәребез әзерләгән концерт номерларын да яратып карады.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100