news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан игенчеләре 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырды

Республикада уртача уңыш гектарыннан 15,7 центнер тәшкил итә.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстанда бүгенге көндә 1,3 миллион гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 83 проценты дигән сүз.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, игенчеләр 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган.

Республикада уртача уңыш гектарыннан 15,7 центнер тәшкил итә. Уртача уңышның күләме буенча беренче өчлектә — Тукай (22,7 центнер), Тәтеш (22,2 центнер) һәм Чистай (20 центнер) районнары.

Зәй муниципаль районы игенчеләре урып-җыюны беренче булып тәмамлады. Чистай, Нурлат һәм Мөслим районнарында да урак төгәлләнү алдында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100