Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама районында сөт кабул итү пункты ачылган
Кооператив 8 торак пункттан һәм 22 хуҗалыктан көненә 1000 литр сөт җыя.
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Түбән Кама районында фермерлар һәм авыл халкыннан сөт җыю пункты ачылган. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә.
Сөт җыю белән «Благодатный» кооперативы шөгыльләнә. Кооператив 8 торак пункттан һәм 22 хуҗалыктан көненә 1000 литр сөт җыя. Ел башыннан бирле барлыгы 110 тоннадан артык сөт җыелган, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Кызыл Чапчак авылында сөтне суыту һәм комбинатка илтү өчен кирәкле барлык җайланмалары булган модуль пункт ачылган. Кооперативның сөт ташый торган машинасы да бар.
Модуль пункт ачу һәм суыткычлар урнаштыру өчен матди чаралар муниципаль бюджеттан бүлеп бирелгән. Кооператив киләчәктә барлык торак пунктларны колачлап, тагын шундый ике кабул итү пункты ачарга планлаштыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз