Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы башлыгы урак батырларын бүләкләде
Әлки басуларында бүген 101 комбайнчы эшли.
(Әлки, 12 август, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы башлыгы Александр Никошин кырларда булып, урак батырлары — алдынгы комбайнчыларны бүләкләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлки басуларында бүген 101 комбайнчы эшли. Алар көнне төнгә ялгап ура-суктыра, күп хезмәт куеп үстерелгән икмәкне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга дип тырыша.
Соңгы елларда урып-җыю эшләрендә алдынгылыкны кулыннан ычкындырмаган Рәниф Гатин («Көнчыгыш Әлки») быел да уракта әйдәп бара. Ул 1968 тонна ашлык суктырган. Александр Никошин аны хезмәт уңышы белән кайнар котлады, Мактау грамотасы, акчалата бүләк тапшырды.
Александр Никошин шулай ук «Көнбатыш Әлки» территориаль идарәсе комбайнчысы, урак башыннан бирле 1758 тонна бөртек җыеп суктырган Владимир Сергеев, «Хузангай» ҖЧҖдән Григорий Зварич (1697 тонна), «Үзәк Әлки» территориаль идарәсеннән Виталий Коновалов (1697 тонна), «Яшь көч» җәмгыяте комбайнчысы Ришат Әсәтов (643 тонна) янында булды, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
Әлеге уңган игенчеләрнең республика комбайнчылары конкурсында катнашып, 100әр мең сумлык премиягә ия булырга да мөмкинлекләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз