news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Нижнекамский» авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы 39.9 млн сум грант отты

Кооператив грантны «Мөгезле эре терлекне эшкәртү» юнәлешендә откан.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», «Туган як»). Түбән Камадагы «Нижнекамский» авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы «Үз эшләрен башлаучы фермерларга ярдәм итү» программасы буенча 39,9 миллион сумлык грантка ия булган. Бу хакта район газетасы хәбәр.

Түбән Кама фермерларына сертификатны «Татарстанда Кыр көне — 2020» күргәзмәсендә ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров тапшырган.

Кооператив грантны «Мөгезле эре терлекне эшкәртү» юнәлешендә откан. Мал сую өчен төзеләчәк бина 1450 квадрат метр тәшкил итәчәк, 50 кеше эш урыны белән тәэмин ителер дип көтелә. Проект буенча, анда көненә 500 баш терлек чалыначак; ит, ярымфабрикатлар җитештереләчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot