Сарманда терлек азыгы әзерләү кампаниясенең беренче ункөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр

Эшне яхшырту максатыннан, район Башкарма комитететы ун көн саен алдынгыларны бүләкли.

(Сарман, 12 июль, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында терлек азыгы әзерләү кампаниясенең беренче ункөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр, дип яза җирле басма.

Терлек азыгы әзерләү кампаниясенең мөһимлеген истә тотып һәм анда катнашучыларның эшен стимуллаштыру максатыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең 333 нче карары дөнья күрде. Аның нигезендә үлән урдыруда, ташуда һәм базда таптатуда эшләүчеләр арасында ун көн саен алдынгылар билгеләнә һәм бүләкләнә. Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, хуҗалыкларда булып, беренче ункөнлек җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тагылма ургычларда эшләүчеләр арасында беренчелекне «Сарман» агрофирмасыннан Иршат Галиев алды. Үзйөрешле ургычларда эшләүчеләрдән җиңүгә «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Сәлмән Шакиров лаек булды. Азык әзерләү комбайннарын иярләүчеләрдән җиңү «Сарман» агрофирмасыннан Мансур Хафизовка елмайды. Яшел масса ташуда эшләүчеләр арасында беренчелекне баштагы ункөнлектә «Җәлил» агрофирмасыннан Зөфәр Гыймадиев яулады. Базда массаны таптатып торучы механизаторлардан беренче урын «Нөркәй» агрофирмасы механизаторы Мөдәрис Дәүләтбаевка бирелде, диелгән район хәбәрендә.