Баулы районында чәчү эшләрен оештыру буенча шелтә юк - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Районда көзге чорда, чәчү вакытында туфракта дым җитмәү, көзге культураларның тишелеп чыгуына берникадәр йогынты ясаган

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Бүген ТРның Баулы районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов булды, дип хәбәр итә Баулы муниципаль районы матбугат хезмәте.
Министр урынбасары район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Фәхриев озатуында кырларны карап чыкты, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, кырда эшләүчеләр белән аралашты.

"Гомумән, республика буенча чәчү эшләре ахырына якынлаша. Бүгенгә орлыклар барлык мәйданның 80 проценттан артыгына чәчелгән. Быел чәчү эшләре кампаниясен үткәрү өчен һава шартлары яхшы булды. Соңгы елларда Баулыда явым-төшем булмады, шуңа да көзге культуралар берникадәр артта калган. Бу технологик яктан карап бетермәү түгел. Районда көзге чорда, чәчү вакытында, туфракта дым җитмәү, көзге культураларның тишелеп чыгуына берникадәр йогынты ясаган, дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Шул ук вакытта министр урынбасарының биредә чәчү эшләрен оештыру һәм технология буенча шелтәләре юк. "Корылык Баулы районы хуҗалыгының финанс хәлен сизелерлек какшатты. Шуңа күрә район минераль ашламалар кертү буенча берникадә артта кала", - дип билгеләп үтте ул.