Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә үсенте һәм орлыклар алу өчен 10 млн сум бүлеп бирде
Татарстанлылар суган, кишер, чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләре алачак.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хезмәтчәннәренә яшелчә культуралары үсентеләре һәм орлыклар сатып алу өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирү турындагы инициативасын хуплады.
Министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, программаның асылы авыл халкына орлык һәм үсентеләрне бушлай бирүдән гыйбарәт. «Бу катлаулы икътисади вазгыять шартларында авыл хезмәтчәннәренең үзмәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республикада азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирәчәк», - дип искәрттеләр ведомствода.
Татарстанлылар барлыгы 30 тонна суган орлыгы, бер тонна кишер орлыгы, 600 килограмм чөгендер орлыгы, шулай ук кәбестә үсентеләре алачак.
Орлыкларны китерү мәсьәләсен район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан кулланучылар берлеге кооперативлары кайгырта. Алар шулай ук авыл халкы үстергән уңышны да сатып алачак.
Орлыклар шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында алга таба бүлү өчен Татарстан районнарына тапшырылган инде. Кәбестә үсентеләре май аенда кайтачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз