news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Сафиуллин: Без үзебезне сөт, сыер һәм кош ите белән тулысынча тәэмин итәбез

«Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью»да ул шундый фикерен белдерде.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанның элеккеге икътисад министры Марат Сафиуллин республикада авыл хуҗалыгы продукциясе белән эшләр ничек тора дигән сорауга җавап бирде. «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью»да ул шундый фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, республика үзен һәм якын-тирә территорияләрне сөт, сыер һәм кош ите кебек продукция белән тулысынча тәэмин итә.

«Без үзебезне һәм якын-тирә территорияләрне сөт, сыер һәм кош ите кебек продукция белән тулысынча тәэмин итәбез. Бу – безнең фермерлар өчен өстәмә мөмкинлек. Хәзер базарга чит ил кешеләре килде, чөнки теге чакта арзан торган Россия валютасы алар өчен файдалы һәм чит илдән кергән теләсә кайсы товар җирле продукциядән арзанрак тора иде», - дип ачыклык кертте Сафиуллин.

Ул Төркия помидорларының җирле «Майский» помидорларыннан арзанрак торуын икътисади нонсенс дип атады. Сафиуллин без икътисади «блэкаут»тан һичшиксез чыгачакбыз дип белдерде.

«Җирдә халык саны арта, аңа азык-төлек һәм су һәрвакыт кирәк. Бу – иң төп актив, шунлыктан әгәр хәзер кешеләр нәрсә эшләргә дип уйлый икән, бүген нәкъ менә шул актуаль булачак. Өстәвенә, хәзер моның белән төбәк яки ил масштабларында шөгыльләнү файдалы булса, соңрак бу глобаль планда да актуаль булачак», - дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100