news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста элек ябылган сөт комбинаты эшли башлый

Сөт комбинатында эремчек суы һәм сырлар җитештерәчәкләр.

Апаста элек ябылган сөт комбинаты эшли башлый
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Апас районында булды, анда ул «Ува-Молоко» ҖЧҖ сөт эшкәртү заводын карады. Элеккеге сөт комбинатын Удмуртия Республикасыннан «Ува-Молоко» ҖЧҖ инвесторы сатып алган, хәзер биредә ябык Апас сөт комбинатын торгызу эшләре бара.

Министрга бинаны ремонтлау 2020 елның гыйнварында башлануы һәм сентябрьдә үк җайланмалар урнаштыра башлаулары турында сөйләделәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елда сөт җыя башлау, әлеге объектның җитештерү өлешен дә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Эшкәртү куәте тәүлеккә 450 тоннага кадәр булачак. «Апас сөт комбинаты» проекты тәүлеккә 40 тоннага кадәр ярымкаты сырлар һәм 23 тоннага кадәр эремчек җитештерүне күздә тота. Бу — елга 12,6 мең тонна әзер продукция. Биредә 80 эш урыны булдырылачак. «Ува-молоко» ҖЧҖ инвесторы шулай ук 2022 елда 500 башка исәпләнгән үз сөт-товар комплексын төзи башлауны планлаштыра.

 «Киләчәккә планда — «Ибраһимов һәм К» АХП» ҖЧҖендә мөгезле эре терлекләр өчен 400әр башка исәпләнгән 2 комплекс төзү һәм инвесторларга тапшыру, шулай ук буш тора торган терлекчелек фермаларын реконструкцияләү. Бүгенге көндә инвесторлар тарафыннан Сатмыш һәм Әҗем авылларында авыл хуҗалыгы объектлары сатып алынды һәм ремонт эшләре планлаштырыла», — дип хәбәр итте Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Чара дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100