news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында июньдә терлек азыгы үзәген ачу ниятләнә

Марат Җәббаров узган елда Татарстанда терлек азыгы үзәкләрен кертү буенча җитди эш башкарылганын әйтте.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел июнь аенда Саба районы 10 мең мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлек азыгы үзәге эшләтеп җибәрергә җыена. Бу хакта коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Ул узган елда Татарстанда терлек азыгы үзәкләрен кертү буенча җитди эш башкарылганын, нәтиҗәсе зур булуын билгеләп узды.

«Кукмара районы Вахитов хуҗалыгында бер ай эчендә терлек азыгы үзәкләрен куллану 4 млн сумлык икътисади нәтиҗәлелеккә китергән. Савым 11 процентка арткан, терлек азыгына экономиягә ирешелгән. Терлек азыгы үзәге бәясе ун айда аклана», — диде министр.

Шушы ук районда «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативы булдырылганын искәртте. «Бу шәхси хуҗалыкларны сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Баланслы азык нәтиҗәсендә, савым тәүлегенә өстәмә 10 литрга, сөтнең керемлеге 1,5 тапкыр арткан», — диде.

Марат Җәббаров Мамадыш районында да терлек азыгы үзәге нәтиҗәлелеге күзәтелгәнен әйтте. «Моның хисабына, тәүлегенә 146 тонна сөт савалар. Шулай ук азыкны тагын биш районга сатып, акча эшлиләр», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100