news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иң күп савым сыеры Әлки районында теркәлгән

Терлекчеләр көн саен эшкәртүчеләргә 158 тонна сөт озаталар.

Иң күп савым сыеры Әлки районында теркәлгән
alki-rt.ru

(Әлки, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Республикада иң күп савым сыерлары Әлки районына туры килә. Районда 2020 елның 10 гыйнварына 12 мең 135 баш савым сыеры исәпләнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сыерлар саны буенча Балтач (11 мең 478 баш) икенче урында, аннары - Кукмара (11 мең 413 баш), Арча (10 мең 840 баш), Актаныш (10 мең 258 баш) районнарында асрала.

Иң аз санда сыерлар Бөгелмә (1524), Чирмешән (1742), Менделеевск (1712) районнарында.

Тәүлеклек сөт җитештерү буенча район республикада җиденче урында. Терлекчеләр көн саен эшкәртүчеләргә 158 тонна сөт озаталар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тоннага күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100