news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 43 процент кырда туфрак эшкәртелгән

848,4 мең гектарда җир тирәнтен эшкәртелгән яки туфракның өске катламы сукаланган

  (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 43 процент кырда туфрак эшкәртелгән. 848,4 мең гектарда җир тирәнтен эшкәртелгән яки туфракның өске катламы сукаланган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Балтач районында 65 процент мәйданда туфрак эшкәртелгән, Буада – 60, Кайбычта – 61, Баулы-54, Әлки, Актаныш, Биектау һәм Зәй районнарында 52 шәр һ.б.
Яшел Үзән, Бөгелмә, Әгерҗе, Чирмешән, Югары Ослан һәм Менделеевск районнары игенчеләренең эшләре акрын бара, алар фаразланган күрсәткечләрнең 13-37 процентында гына туфракны эшкәрткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot