news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районы Татарстанда беренче булып урып-җыю эшләрен тәмамлады

Районда 63, 6 мең тоннадан артык уңыш җыелган.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Зәй районы беренче булып урып-җыюны тәмамлады. Нәтиҗәдә 63,6 мең тоннадан артык бөртекле җыелган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, уңдырышлылык гектарыннан 19,3 центнер булган. 33 мең гектардан артык мәйданнан уңыш җыелган.

Зәй районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев сүзләренчә, ул мондый урып-җыюны беренче тапкыр күргән. «Миңа 60 яшь, мондый урып-җыю эшләрен беренче тапкыр күрәм. Без 8 июльдә башладык, һәм 9 августта төгәлләдек. 2020 елда 192 мең тонна ашлык суктырылган. Минем күзәтүләр буенча, быел бөртек күп, әмма вак. Моннан тыш, бөртекнең авырлыгы да башка», — ди ул.

Зәй районының алдынгы предприятиеләре арасында — 21 мең тоннадан артык ашлык суктырган «Зәй» агрофирмасы, анда гектарыннан уртача уңыш — 21,3 центнер, «Зәй шикәре» хуҗалыгында 16 мең тонна уңыш җыелган, гектарыннан 19,2 центнер чыккан, «Восток» хуҗалыгында 15 мең тоннадан артык суктырылган, уртача уңыш — 19,1 центнер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100