news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң популяр фермер продуктлары рейтингы игълан ителде

«Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүчеләр ясаган товарларының аерым исемлеге тәкъдим ителә.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Россельхозбанктан «Свое Родное» (Үземнеке) кушымтасы аша татарстанлылар  сатып ала торган продуктлар арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар иң популяр продуктлар булды.

Иң күп сатып алына торган продуктларның икенчесе — сыр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.    

Яшел Үзән, Лаеш, Алексеевск, Буа һәм Түбән Кама районнары фермерларының продукциясе сатып алучылар арасында аеруча популяр.

«Свое Родное» (Үземнеке) мәйданчыгында күп төрле продуктлар тәкъдим ителә. Бу маркетплейс аша татарстанлылар сөт продуктлары, йомырка, икмәк-булка әйберләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, казылык әйберләре сатып ала ала.

Татарстанның «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүчеләре товарларының аерым линейкасы тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100