news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә

Комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр акчалата премия ала.

Татарстанда алдынгы комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстан районнарында быел урып-җыю эшләре тулы куәткә барган район хуҗалыкларында алдынгыларны акчалата сертификатлар белән бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләрендәге комбайнчыларның һәм машина йөртүчеләрнең чираттагы җиде көнлек ярышына йомгак ясалды, җиңүчеләргә район башлыгы Вячеслав Козлов акчалата премияләр һәм лидерлар байрагы тапшырды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин шулай ук терлек азыгы әзерләүдә эшләүче алдынгы комбайнчыларны һәм механизаторларны бүләкләде.

Моннан тыш, Биектау районының Бөреле ЯАҖендә алдынгы игенчеләрне бүләкләү булды.

Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу катлаулы һава шартларында өлгергән игеннәрне кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз  җыеп алу өчен таңнан алып төнгә кадәр  эшлиләр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot