Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ярты ел эчендә сөт җитештерү планы ике процентка арттырып үтәлгән
Республикада алты ай эчендә 711 мең тоннадан артык сөт савып алынган.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның беренче яртыеллыгында сөт җитештерү планы 2 процентка арттырып үтәлгән. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.
«Агымдагы елның алты аенда республикада 711 мең тонна сөт савып алынган. План ике процентка арттырып үтәлә», — диде министр.
Ул 16 районның сөт җитештерү буенча таләпләрне үтәмәвен сөйләде. «Иң зур минус Яшел Үзән районында — 2 мең тоннадан артык сөт. Лениногорск һәм Минзәлә районнарында 1 мең тоннадан аз гына артык. Сәбәпләре төрле, шул исәптән ашату технологиясен сакламау, ләкин нигездә бу мал башы кимүгә бәйле», — диде Марат Җәббаров.
Авыл хуҗалыгы министры әйтүенчә, ит җитештерү 1 процентка арткан, шул исәптән дуңгыз ите җитештерү 4, кош ите 1 процентка үскән.
Татарстанда агымдагы елның алты аенда барлыгы 207,4 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 49,5 мең тонна мөгезле эре терлек ите (100 процент), 47,7 мең тонна (104 процент) дуңгыз ите һәм 109 мең тонна (101 процент) кош ите җитештерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз