news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында 83 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән

Иң күп яшел массаны «Хузангай» җәмгыяте терлекчелек комплексына әзерләгәннәр.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы хуҗалыкларында 83 мең 570 тонна сенаж салынган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Иң күп яшел массаны «Хузангай» җәмгыяте терлекчелек комплексына әзерләгәннәр. Биредә 25 мең тоннадан артык сусыл азык салынган.

Карга савым комплексында — 18 мең, Чуаш Кичүендә 13 мең тоннадан артык сенаж запасы тупланган.

Кичә хуҗалыкларда 2300 тонна сенаж салынган. Бер үк вакытта печән хәзерләү дә дәвам итә. Районда 4700 тонна печән запасы булдырылган. Бер көндә 242 тонна печән саклауга куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100