news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Зәй хезмәтчәннәре республика бәйгесендә бүләкләнде

“Восток” агрофирмасы хезмәт коллективы 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң алдынгы хуҗалыкларының берсе буларак бүләкләнде.

Зәй хезмәтчәннәре республика бәйгесендә бүләкләнде
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 11 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Лаеш районында үткән “Татарстанда кыр көне -2019” кысаларында сыер саву аппаратлары белән эшләүче операторларның республика бәйгесе дә оештырылды. Анда Зәй хезмәтчәннәре алдынгы урыннарны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

43 район сыер савучысы арасында районның “Зәй” сөт-ит җитештерү комплексы Куш-Елга бүлекчәсе операторы Гөлфия Моратова өченче урынны алуга иреште.

Шулай ук тантаналы чарада “Восток” агрофирмасы хезмәт коллективы шикәр чөгендере җитештерүдә 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң алдынгы хуҗалыкларының берсе буларак бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot