Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Явым-төшемнәр күп булды, әмма мин артык җитди зыян күрмим – Марат Әхмәтов
“Татарстан буенча кайсыдыр чәчүлекләр юкка чыкты, аларга зыян килде, димәс идем”, - диде министр.
(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Явым-төшемнәр күп булса да, мин артык җитди зыян күрмим”, - дип белдерде Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Министр явым-төшем күп булу сәбәпле, Татарстан буенча кайсыдыр чәчүлекләр юкка чыкты, аларга зыян килде, дип әйтергә ашыкмый. “Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфрак кирәгеннән артык дымлану турында хәбәрләр булды. Әмма мин бездә ниндидер чәчүлекләр юкка чыкты, үлде димәс идем. Явым-төшемнәр күп булды, әмма мин артык җитди зыян күрмим, зыян суммасын да әйтә алмыйм”, - дип белдерде.
Башкортстанда гадәттән тыш хәл игълан ителеп, авыл хуҗалыгына китерелгән зыян 426 млн сум күләмендә исәпләп чыгарылган булуын исә, Марат Әхмәтов фикеренчә, алар, бәлки, үзләрен шулай сакларга, иминиятләргә теләгәндер, дип аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз