news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийларына язгы кыр эшләре өчен 3,5 млрд сум субсидия бирелгән

Аграрийлар өчен бу елга каралган дәүләт ярдәменең дүрттән бер өлеше язгы кыр эшләренә тотылган.

Татарстан аграрийларына язгы кыр эшләре өчен 3,5 млрд сум субсидия бирелгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан аграрийлары өчен бюджетта каралган ярдәмнең дүрттән бер өлеше язгы кыр эшләренә бирелгән, ул 3,5 млрд сумны тәшкил итә.

«Агымдагы елга дәүләт ярдәме 12,6 млрд сумны тәшкил итә. Шул исәптән 3,8 млрд сум федераль бюджеттан, 8,8 млрд сум республиканыкыннан», — дип сөйләде ТР Министрлар кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырган чәчү мәйданнары үзгәрмәгән, ул 2,8 млн гектарны тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot