news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы басуларындагы уҗымның яртысы һәлак булган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, уҗымнар һәлак булуның төп сәбәбе — технологияне бозу.

Мамадыш районы басуларындагы уҗымның яртысы һәлак булган

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иң зур күләмдә зыян күргән уҗым мәйданнарын атады. Мамадыш районындагы уҗымның яртысы зыян күргән.

«Көздән 552 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелде. 435 мең гектарда көзге бодай, 111 мең гектарда көзге арыш. Аларның торышын кабат тикшердек. Ун проценттан артыгы канәгатьләндерерлек хәлдә түгел. Уҗымнар һәлак булган иң зур мәйданнар Мамадыш районында — 50 процент, Чүпрәле — 36 процент, Кайбыч, Апас — 24 процент, Кукмара, Балтач, Чирмешән — 23 процент», — дип сөйләде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, уҗымнар һәлак булуның төп сәбәбе — технологияне бозу: чәчү срокларын үтәмәү, сыйфатсыз саклык чараларын куллану. «Бүгенге көндә бу мәйданнарга сыйфатлы сабан культуралары чәчелә», — диде министр ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Чистай, Мөслим, Алексеевск, Минзәлә, Арча, Сарман районнарында уҗымнар әйбәт сакланган, анда югалтулар биш проценттан да кимрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100