news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хуҗалыклар басуга агу сибәргә чыгу вакытын умартачыларга хәбәр итеп торачак

Рапс чәчкән вакытта умарталарның урыны истә тотылачак.

Хуҗалыклар басуга агу сибәргә чыгу вакытын умартачыларга хәбәр итеп торачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров умартачылар белән үсемлек агуларын кулланучы хуҗалыклар арасында элемтәнең ничек оештырылуын аңлатты.

«Умартачылар белән узган елны да бергә эшләдек. Быел да ел башыннан очрашулар уздырдык. Гербицид сибәргә чыгар алдыннан һәр район вәкилләре WhatsApp төркеменә мәгълүматны җибәрә. Кайсы авылда һәм кайсы вакытта эшләр булачагы күрсәтелә. Һәр хуҗалык агрономы, умартачы, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкиле белән элемтә бар», — дип сөйләде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Ул шулай ук чәчүлек мәйданнарындагы орлык әйләнешен планлаштырганда умарта белән рапс басуларының урнашуы истә тотылачагын әйтте. Узган елларда бал кортларының пестицидлар белән агулану очраклары булган иде.

«Проблемалар килеп чыккалый. Кемдер белми ишетми, белми кала. Умартачылар һәм хуҗалыклар бер-берсен ишетеп эшләсәләр, ул проблема булмаячак. Үз гаебен таныган хуҗалыклар яңа умарта алып биргән очраклар да булды. Без бөтен умартачыларны саклап та бетерә алмыйбыз, әлбәттә», — диде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100