news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга чыгымнар кимегән

Авыл хүуҗалыгы техникасын яңартуга бюджетта 1,8 млрд сум субсидия каралган.

Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга чыгымнар кимегән
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Соңгы елларда беренче тапкыр авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга чыгымнар кимегән.

«Бу, беренче чиратта, планлы рәвештә техниканы яңартуга бәйле», — ди ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Марат Җәббаров машина-трактор паркының искерүен тоткарлау өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ел саен кимендә 400 трактор, 150 ашлык җыю комбайны һәм 50 азык җыю комбайны сатып алырга кирәклеген әйтте.

«Республикада техника паркын яңарту өчен уңайлы шартлар тудырылды. Агымдагы елда сатып алынган техника һәм җиһазлар „70×30“ схемасы буенча субсидияләнәчәк, моның өчен республика бюджетыннан 1,8 млрд.сум каралган», — дип сөйләде Марат Җәббаров

Министр сүзләренчә, бүгенге көнгә алты млрд сумга 1545 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алынган. Быел, үзйөрешле сиптергечләр паркын яңартуны стимуллаштыру өчен, «50×50» схемасы буенча субсидияләр бирү каралган. Программа буенча 100 сиптергеч алынган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100