news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министры: Ике атнадан язгы чәчү эшләрен тәмамларбыз

Нурлат, Тәтеш, Зәй, Ютазы, Аксубай районнарында чәчү эшләре ахырына якынлаша.

Авыл хуҗалыгы министры: Ике атнадан язгы чәчү эшләрен тәмамларбыз
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Киләсе ике атна дәвамында Татарстанда язгы чәчү эшләренең тәмамлануы көтелә.

«Безнең барлык технологик эшләр дә вакытында үткәрелә, тик территориаль аерма бар. Көньяк районнар, мәсәлән, Нурлат инде чәчүне тәмамлап килә. Төньяк районнарда мәйданнарның 35 проценты гына чәчелгән. Бүгенге көндә борчылыр сәбәп юк: җылы, яңгыр ява», — дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, барлык мәйданнарның 68 проценты, ягъни 1,2 млн гектар җир инде чәчелгән. Нурлат, Тәтеш, Зәй, Ютазы, Аксубай районнарында чәчелгән мәйданнар күрсәткече 85 проценттан да югарырак. 

«Гомумән алганда, чәчү сыйфаты начар түгел. Әлегә дым җитәрлек, орлыклар дымлы җиргә ята. Алдан чәчелгән мәйданнарда башка агротехник алымнар да кулланыла башлады», — дип сөйләде ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100