Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга өндәде

Татарстан Президенты Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында язгы кер эшләренең барышы белән танышты.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары җитәкчелегенә авылларда кече хуҗалык итү рәвешләрен активрак үстерергә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга өндәде. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.Рөстәм Миңнеханов Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында язгы кер эшләренең барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Питрәч фермерларының мөһим өстенлеге бар – алар Казанга якын. Ә Татарстан башкаласы – ит, сөт, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары сату өчен зур базар, диде Татарстан Президенты.Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Президентының хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуы «Кулон-Агро» терлекчелек комплексы янында узды. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, район басуларында чәчү эшләре 76 процентка үтәлгән. Аграрийлар эшләрне 15-16 майга тәмамларга ниятлиләр. Уҗымнар 13 мең гектарда чәчелгән булган, 2,1 мең гектарда мәйдан бозылган. Бүген хуҗалыкларда тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерелә.