Кайбыч районы эшмәкәре министрлык ярдәме белән кошчылык фермасы ачкан

Яшь фермер бер урында таптанмый. Күптән түгел ул «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллануга рөхсәт бирә торган сертификат алган.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Рушан Сәйранов татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән кошчылык фермасы ачкан. 2019 елда «Эш башлаучы фермер» республика программасы буенча ул 1,5 млн сум грант алган. Бу турыда министрлык хәбәр итә.

«Мин кошчылык белән 2017 елда шөгыльләнә башладым. Булган сарайны үзгәртеп төзедем, җылылык керттем, башта 500 баш чеби үстердем. Продукцияне сату белән проблема юк. Клиентлар Кайбычта да, Казанда да бар. Кошчылык технологиясен өйрәнеп, ферма төзи башладым», — дип сөйли эшмәкәр.

Санитар режимны саклау максатларында, чит кешеләргә ферма эченә хәзер керергә ярамый, тышкы яктан тәрәзә аша гына карарга мөмкин. Бина стенасында фермадагы температура режимын һәм дымлылык дәрәҗәсен күрсәтә торган табло эленгән һәм витаминлы азыклар белән капчыклар тора. «1 апрельдән Чувашиядән 6500 баш чеби кайтардым. Район халкын авылда үстерелгән сыйфатлы ит һәм чебиләр белән тәэмин итәргә уйлыйм. Киләчәктә бер эш урыны булдыруны да планлаштырам», — дип сөйли Рушан Сәйранов.

«1 апрельдән Чувашиядән 6500 баш чеби кайтардым. Район халкын авылда үстерелгән сыйфатлы ит һәм чебиләр белән тәэмин итәргә уйлый. Киләчәктә бер эш урыны булдыруны да планлаштырам», — дип сөйли Рушан Сәйранов.

Фермер хуҗалыгының 190 гектар җире бар. Аларда ул бодай һәм күпьеллык үләннәр үстерә. «Кошлар өчен азыкның 40 проценты — үзебезнеке. Вакланган бодайга натураль һәм файдалы өстәмәләр кушам. Әгәр чебешләрне сатып алынган азык белән генә тукландырсаң, ит бәясе кыйммәткә төшә, — дип сөйли Рушан Сәйранов, — ә бизнес керем китерергә һәм конкуренциягә сәләтле булырга тиеш».

Яшь фермер бер урында таптанмый. Күптән түгел ул «ТАССРның 100 еллыгы» логотибын куллануга рөхсәт бирә торган сертификат алган. Хәзер фермерның кошчылык продукциясе сәүдә базарына шундый тамга белән чыга. Ә Рушан Сәйранов үз продукциясенә гарантия бирә.