Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Татреспотребсоюз" системасында эшләүчеләргә - уртача 45 яшь - Мәхмүт Фәттахов
Берлекнең идарә рәисе фикеренчә, Казан кооператив институтының яңа бинасын салу кадрлар проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстанда Казан кооператив институты өчен төзелгән яңа бина WorldSkills чемпионатын тиешле дәрәҗәдә үткәрергә һәм "Татреспотребсоюз" системасында кадрлар проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.
Мәхмүт Фәттахов әйтүенчә, "Татреспотребсоюз" системасында эшләүчеләргә - уртача 45 яшь. Берлеккә барлыгы - 450 белгеч. Сатучылар җитми. Якындагы 3 елда 300 яшь белгечне эшкә алу планлаштырылган.
"8 мең квадрат метрлы, унбиш катлы бинада заманча уку йорты булачак, - дип сөйләде ул яңа уку йорты бинасы турында. - Россиядә барлыгы 18 кооператив институт бар, шуларның өчесе генә алга таба укыту буенча рөхсәт алды. Хәзер районнарда кайсы белгечләр җитмәгәнен сораштык, булганнарын салым системасы, икътисадтан яңача яшәешкә өйрәтеп укытачакбыз".
Мәхмүт Фәттахов фикеренчә, 2016-2017 елларга бурыч - яшь белгечләрне район җирлекләренә кайтып эшләрлек итеп укыту.
"Яңа уку йортының барлык чыгымнары - 450 миллион сум. Яңа уку йорты 2018 елның беренче сентябрендә ачылырга тиеш. 8 мең квадрат метрның 2 меңе лабораторияләр, музей кебек урыннарга бирелә, ә калганы - студентларга", - дип белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз