news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

Ярминкәләр 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең "Төзүчеләр" стадионы мәйданчыгында булачак.

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Кичә, 10 февральдән, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бу турыда Тукай районы сайты хәбәр итә.

Ярминкәләр 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы мәйданчыгында (Габдулла Тукай Яр буе) булачак.

Агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар биредә үз продукцияләрен тәкъдим итә ала.

Ярминкәдә катнашучылардан бары тик сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны, ветеринария, санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларын үтәү сорала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot