Марат Әхмәтов Татарстанның Буа районына сәфәр кыла

Үзенең эш сәфәрен ул Буа ветеринария техникумы белән танышудан башлады

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның Буа районына сәфәр кыла. Үзенең эш сәфәрен ул Буа ветеринария техникумы белән танышудан башлады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Искәртеп узабыз, бүген Буа ветеринария техникумына чыгарылыш курс студентларын соңгы практикага (ул 3,5 ай дәвам итәчәк) чакыру өчен ТР районнарының баш ветеринария табиблары җыелды. Практика вакытында студентларны уңайлы торак белән тәэмин итәргә тиешләр. Аларның хезмәт хакы да яхшы булырга тиеш. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә әнә шуларны төп шарт итеп куялар. Бу техникум тәмамлаучылар алга таба авылда эшкә калсын өчен кирәк.
Бүгенге көндәге вәзгыять, чыннан да, борчуга салырлык – ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре ветеринария белгечләре белән 70 процентка гына тәэмин ителгән. Яшь белгечләр уңайлы торак белән тәэмин ителмәү һәм хезмәт хакының аз булуы аркасында авылда озак тоткарланмый. Шунлыктан М.Әхмәтов (сүз уңаеннан, ул үз вакытында Н.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган) ТР районнары баш ветеринария табибларының булачак яшь белгечләр белән очрашуында шәхсән үзе катнашырга карар кылган.
Шуннан соң ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районның кайбер терлекчелек фермаларында булып, малларны кышлатуның барышы, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар үсеше белән кызыксыначак.