Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районында Ришат Хәбипов кооператив эшен оештыру, сату белән кызыксынды
Сәфәр нәтиҗәләре буенча районда кооперативларны үстерү буенча планнар билгеләнде.
(Аксубай, 10 декабрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды.
Министр урынбасары Ришат Хәбипов район башлыгы Камил Гилманов белән бергә Айназ Шакировның Кызыл Тау авылында урнашкан ит ярмыфабрикатлары җитештерү буенча «Аксубай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын карады. Министрлык вәкиле җитештерелә торган продукция ассортименты, кооператив эшен оештыру, сату мәсьәләләре белән кызыксынды.
Шулай ук ул сөт җыю һәм әзерләү буенча махсуслашкан «Экопродукт-Аксубай» кооперативында булды. Сәфәр нәтиҗәләре буенча районда кооперативларны үстерү буенча планнар билгеләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз