news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ярминкәгә килүчеләрне пылау белән сыйлаганнар

 Марат Җәббаров Казан ярминкәләрендә продукция сатучы фермерлар белән аралашты.

Казанда ярминкәгә килүчеләрне пылау белән сыйлаганнар
agro.tatarstan.ru

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»).  Бүген Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Республика районнары фермерлары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре продуктлар һәм товарлар алып килде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртән иртүк Казанның Яңа Савин районы мәйданчыгында Татарстан Премьер-министр — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  булды.  Ассортимент бай иде, ярминкәгә килүчеләр ит, колбаса, он, ярма, сөт, май, сыр, шикәр комы һәм бал алдылар. Барлык продукция ветеринар хезмәтләр тарафыннан тикшерелгән. Марат Җәббаров продукция сатучы фермерлар белән аралашты, сәүдә һәм үсеш перспективалары белән танышты.

Ярминкәгә иртүк өлкән буын кешеләре килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Алар иртәнге биштә үк килә. Көннәр салкын тору сәбәпле, мәйданчыкларда камыр ризыклары белән чәй өстәле әзерләнгән иде. Ә Мәскәү районында казанда пылау пешергәннәр.

Ярминкәләр оештыру зур хезмәт сорый. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу эшкә җаваплы карый һәм социаль әһәмиятле чаралар оештыру эше дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100