news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда икенче миллион тонна ашлык суктырылды

Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Татарстанда икенче миллион тонна ашлык суктырылды

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылды. Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынды, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Татарстанда 2 миллион 26 мең тонна ашлык суктырылды, уңыш гектарыннан уртача 40,6 центнер тәшкил итә», - диелә хәбәрдә.

Ашлыкның иң зур күләме Буа (110 мең тонна), Тәтеш (97,7 мең тонна) һәм Зәй районнарында (91,9 мең тонна) җыеп алынган.

Бөртекле культуралар Әлки районында барлык мәйданнарның - 49, Буа районында – 46, Нурлат һәм Апас районнарында 44 процентында суктырылган.

Бөртеклеләрдән иң югары уңыш Зәй (гектарыннан уртача 61,3 центнер), шулай ук Тәтеш, Сарман һәм Минзәлә районнарында җыеп алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100