news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов кырда төшке аш вакытында механизаторлар белән урып-җыю хакында сөйләште

ТР Президенты эш сәфәре белән Ютазы районына килде.

Миңнеханов кырда төшке аш вакытында механизаторлар белән урып-җыю хакында сөйләште
ТР Президентының матбугат хезмәте

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районында бөртекле культураларны урып-җыюның барышын тикшерде һәм кырда эшләүче механизаторлар белән аралашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мин үзем дә авылда үстем, авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, шунлыктан авыл хезмәтчәннәренең эшенә зур хөрмәт белән карыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент механизаторларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алар ярдәмендә республика тиешле азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итүен искәртте.

ТР Президенты төшке аш вакытында авылда эшләгән чорга бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада яңа уңыштан икенче миллион тонна ашлык суктырылган. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 506,3 мең гектар мәйданнан җыеп алынган, бу пландагы күрсәткечнең 34 проценты дигән сүз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100