news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов комбайнчыларга Хөкүмәтнең авылны үстерү өчен ниләр эшләве хакында сөйләде

ТР Президенты Ютазы районының «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге арпа басуы кыр станында булды.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Авыл хезмәте – илнең азык-төлек иминлеге нигезе генә түгел, ә тел, традицияләр һәм мәдәниятнең саклануын тәэмин итә торган үзенә бер төрле яшәү рәвеше дә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы районы механизаторлары белән аралашканда шулай дип белдерде.

«Безнең өчен авыл – төп нигез. Безгә авыл тормышының тотрыклы һәм уңайлы булуы мөһим. Шунлыктан без фермерларга ярдәм күрсәтәбез, юллар, хастаханәләр, мәктәпләр төзибез. Яшәү өчен уңайлы мохит булдырырга тырышабыз», - диде Миңнеханов.

ТР Президенты сүзләренчә, урып-җыю вакытында күп нәрсә комбайнчыларның тырышлыгына бәйле. Ә үз хезмәтеңнең нәтиҗәләре белән кызыксыну эшнең сыйфатын сизелерлек арттыра.

«Мин үзем дә авылда үстем, авыл хуҗалыгы белгечлеген үзләштердем, шунлыктан без җыеп ала торган уңышның кыйммәтен яхшы беләм. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Без илнең авыл хуҗалыгы тармагы нык үсеш алган биш төбәк арасына керәбез. Без бөтен нәрсә белән дә үз-үзебезне тәэмин итәбез. Бу катлаулы чорда моның әһәмияте бик зур», - дип искәртте Миңнеханов.

Бүгенге көндә Ютазы районы игенчеләре 29 мең тоннадан артык ашлык суктырган. Уңыш гектарыннан уртача 43,2 центнер тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100