news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар

Тимур Усманов 20 гектар мәйданда карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә.

 Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна инде кара карлыган җыялар. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тимур Усманов җиләк культуралары үстерү белән 2015 елдан шөгыльләнә башлый. «Миңа карлыган үстерү ошый, аның агротехникасын аңлыйм. Карлыганның өч сортын үстерәбез — Бен Хопе, Бен Тиран, Тисел», — ди Тимур Усманов.

2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән КФХ башлыгы сугару эшләренә субсидия ала. 20 гектар мәйданда ул хәзер үк карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә. Киләчәктә җиләк плантациясен киңәйтергә уйлый — киләсе елда фермер тагын 10 гектарда кара карлыган утыртуны планлаштыра.

«Курант» җиләк-бал фермасында карлыганның беренче уңышын якын-тирә авылларда яшәүчеләр җыя, еш кына Казаннан киләләр. Биредә даими рәвештә 5 кеше эшли һәм сезонлы хезмәткәрләр җәлеп ителә.

Быел фермер ярымрәтле JAREK 5комбайны сатып алган. Көнгә мондый техника 5 гектар карлыганны эшкәртергә сәләтле, бу җиләкләрне мөмкин кадәр күбрәк җыярга мөмкинлек бирә. Җыелган җиләкләрне хуҗалык Казан базарларында, челтәр кибетләрендә сата, шулай ук башка төбәкләргә дә җибәрә. Үстерелгән продукцияне эшкәртү дә оештырылган.

 «Курант» җиләк-бал фермасында җиләк сезонының иң кызган чагы. Берничә атнадан биредә кура җиләгенең ремонтант сорты өлгерә һәм ул беренче кырулар төшкәнчегә кадәр булачак. Шулай ук биредә республика халкы өчен үсентеләр сату оештырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100