Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 16 район терлек азыгы әзерләү темплары буенча калыша
Районнарда терлек азыгы әзерләү буенча механик отрядлар оештырылган һәм эшли.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 16 район терлек азыгы әзерләү буенча республикадагы уртача күрсәткечләрдән калыша, дип әйтте республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә вице-премьер — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты, дип яза Республика Президентының матбугат хезмәте.
Татарстанда күпъеллык үләннәрне әзерләүнең беренче этабы төгәлләнгән диярлек. Бүгенгә 274 мең тонна печән һәм 1 млн 240 мең тоннадан күбрәк сенаж әзерләнгән. Бу шартлы бер баш малга исәпләнгән азык берәмлегенең 9,4 центнерын тәшкил итә. Узган ел бу вакытта бу күләм 15,5 центнер булган, диде министр.
Бөгелмә, Аксубай һәм Лаеш районнары кирәкле азык күләменең яртысыннан күбрәген әзерләгән инде. Аксубай, Сарман, Нурлат һәм Мамадыш районнары терлек азыгын икенче тапкыр әзерләүгә керешкән.
Авыл хуҗалыгы министры әйтүенчә, катлаулы вазгыять аркасында министрлык печән, сенаж, ашлык әзерләү һәм аларны күрше төбәкләрдән сатып алу буенча эш алып бара.
Республикадагы авыллар да азыкны актив әзерли. Тупас азык балансы узган елгы күләмнең 92 процентын тәшкил итә. Районнарда терлек азыгы әзерләү буенча механик отрядлар оештырылган һәм эшли, диде Марат Җәббаров.
Алдарак «Татар-информ» республикада уҗым культуралары 5,3 мең гектардан җыеп алынган дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз