news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районында тәвә кошы фермасында ун меңнән артык турист булган

Ферманың төп үзенчәлеге — тәвә кошлары.

Биектау районында тәвә кошы фермасында ун меңнән артык турист булган
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Узган ел Биектау районының «Котдусов» крестьян-фермер хуҗалыгының тәвә кошы фермасында 10 меңнән артык турист һәм экскурсант булган. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Теләсә кайчан килсәгез дә, һәрвакыт миндә туристлар төркемен очрата аласыз», — дип, үзенә кунакка чакыра фермер Габделәхмәт Котдусов.

Ямаширмә авылында фермер капкасын ачып керүгә экзотик хайваннар һәм кошлар белән тулы вольерлар һәм читлекләр тезелеп киткән.

Ферманың төп үзенчәлеге — тәвә кошлары. Биредә алар берничә — Африка һәм Австралиядән. Ферма башлыгы үзе экскурсия үткәрә, алар турында сөйли, барлык сорауларга да җавап бирә. Бер уңайдан хәтта викторина да оештыра. Экскурсиядән соң коймак белән чәй эчү оештырылды.

Габделәхмәт агротуризмны үстерү белән 2010 елда шөгыльләнә башлаган. Моңа кадәр егерме елга якын үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Күп хезмәт, тырышлык, көч сарыф итү, акчалар тоту юкка булмаган, дип саный фермер. Хәзер бу объектны Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр.

Хуҗалыкны тоту җиңел түгел. Азык рационнары гына да биредә өч дистәдән артып китә. Сыер, бозау, ат, кәҗәләрне генә түгел, ә дөя, тәвә кошын, якны, фазаннарны, тавис кошларын, ишәк, ләк-ләк, ташбакаларны һәм башка хайваннарны да ашатырга кирәк. Аларның һәрберсенең физиологик үзенчәлекләре һәм таләпләре төрле.

«Безнең ферма — гаилә фермасы. Биредә мин үзем һәм хатыным гына түгел, кызларым, кияүләрем һәм хәтта оныгым да эшли. Барыбызга да эш җитәрлек», — дип сөйли Габделәхмәт Габделәхәт улы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100