Татарстанда җан башына 1200 килограмм ашлык туры килә

Бу – Россиядә югары күрсәткечләрдән берсе
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда җан башына 1200 килограмм ашлык туры килә, бу Россиядә югары күрсәткечләрдән берсе санала.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында шушы һәм башка саннар яңгырады. Сүз язгы-кыр эшләре тәмамлану, шулай ук авыл хуҗалыгының башка тармакларындагы эшләр хакында барды. Журналистларның сорауларына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, ТР Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Анатолий Краснов җавап бирде.
Үз чыгышында М.Нуретдинов әүвәл агымдагы елның 5 аенда терлекчелек тармагында башкарылган эш нәтиҗәләренә тукталды. Бу чорда 103,8 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 117 процент тәшкил итә. 461,3 мең тонна сөт җитештерелгән (109 процент). Тармакта вәзгыять яхшылардан. Җәен республика аграрийлары каршында мөһим бурыч тора: бу чорда терлекләргә мул азык базасы булдыру, шулай ук башка төр үсемлекчелек продукциясен җитештерү.
М.Нуретдинов билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда ТР АПК предприятиеләре илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшли. Төп җитештерү күрсәткечләре дәрәҗәсен саклап калуга һәм тармакта булган барлык позицияләрне яхшыртуга ирешелгән. “2008-2012 елларга ТР авыл хуҗалыгын үстерү” максатчан программасы җитештерү күрсәткечләрен алга таба арттыруны күздә тота. Әйтик, агымдагы елда 4,8 мең тонна ашлык, 2,2 миллион тонна шикәр чөгендере, 210 мең тонна рапс җыю, 380 мең тонна ит, 1,8 миллион тонна сөт алу ниятләнә.
2008 елгы уңышка барлык милек төрләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2828,7 мең гектарда чәчелгән. Көзге ашлык 687,5 мең тонна гектар мәйданда (узган ел белән чагыштырганда 14 процентка артыграк) чәчелгән. Көзге бодайга – 365,7 мең гектар, көзге арышка – 278 мең гектар, тритикалега 43,8 мең гектар туры килә. Моннан тыш, ТРда көзен рапс һәм арпа чәчү тәҗрибәсенә керештеләр. Хәзерге вакытта барлык авыл хуҗалыгы культуралары диярлек башаклану фазасында, бу исә вакыт кысаларыннан 10 көнгә алдарак дигән сүз.
Тулаем алганда, А.Краснов билгеләп үткәнчә, быел уңыш мулдан булыр дип фаразлана. Туфракта дым күп, тиздән һава температурасы да күтәреләчәк. Шул уңайдан, М.Нуретдинов ТРның җан башына 1200 килограмм ашлык туры килерлек планканы ышанычлы төстә саклавын белдерде. Быел бу сан үзгәрмәячәк - уңыш мулдан булырга вәгъдә итә.