news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Югары Кәминкә авыл җирлегендә сыерларны электркөтүче көтә

Тулаем бу җирлектә 62 савым сыеры асрала.

Чирмешәннең Югары Кәминкә авыл җирлегендә сыерларны электркөтүче көтә
Кадыйр Гомәров

(Чирмешән, 10 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәннең Югары Кәминкә авыл җирлегендә эре малларны көтү проблемасы юк. Сыерларны электркөтүче көтә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Керкәледә 18 сыерны, Кызыл Ярда 11 эре малны электркөтүчеләр саклый. Югары Кәминкәдә ике электркөтүче «яллаганнар».

Дөрес, кайберәүләр сыерларын көтүгә кумый, арканлап кына куялар. Тулаем бу җирлектә 62 савым сыеры асрала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100