news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

Район җитәкчеләре «Ак Барс — Чүпрәле» агрофирмасы хуҗалыгында булды.

Чүпрәледә язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 10 май, «Татар-информ», «Туган як»). Бүген Чүпрәледә хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән игенче — механизаторларга рәхмәт сүзләре әйтеп Грамота һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов «Ак Барс — Чүпрәле» агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев белән берлектә әлеге хуҗалык басуларында булды, чәчү эшләренең барышы белән кызыксынды,

Аннан соң алар агрофирманың уҗым культуралары басуын карадылар. Кар астында кышлаган үсентеләрнең торышы яхшы күренә, тиешенчә минераль ашлама биргәч, үзвакытында тырмалагач уҗымнар тагын да җанланып киткән.

Ә инде соңгы көннәрдә явып үткән җылы яңгырлар аларга икенче сулыш өргән. Агрофирмада быел бөртеклеләрдән тотрыклы уңыш алырга өмет итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100