news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас райны Өчкүл авылы күленә аккошлар килгән

Быел авылдагы күлләргә шулай ук кыр үрдәкләре дә күп килгән.

Спас райны Өчкүл авылы күленә аккошлар килгән
spas-rt.ru
(Казан, 10 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының Өчкүлдәге Исемсез күлгә берьюлы егерме ике аккош килде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Дөрес, күлдә узган елларда да аккошлар күренгәләде, әмма моның кадәр күпләп килгәннәре юк иде әле. Аккошларның матурлыгын күреп авыл кешеләре генә түгел, читтән килүчеләр дә сокланып туя алмый, аларны фоторәсемгә төшерәләр. 
 
Быел авылдагы күлләргә шулай ук кыр үрдәкләре дә күп килгән, диелә хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot