news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тукай районында язгы чәчү 40 процентка башкарылган

Алдынгылар рәтендә - «Кама-Бекон», «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыклары һәм «Кама» агрофирмасы.

(Тукай, 10 май, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, тиешле 45,8 мең гектар җирнең 18,2 мең гектарында чәчү башкарылган, дип яза район газетасы.

12,8 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,6 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Алдынгылар рәтендә бүгенге көндә «Кама-Бекон», «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыклары һәм «Кама» агрофирмасы. Бу хуҗалыкларда чәчү ким дигәндә 39 процентка башкарылган.

- Районның барлык хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары чәчү белән мәшгуль. Бу елгы чәчү оешкан төстә бара. Күрсәткечләр буенча артка калабыз дип әйтә алмыйм, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

news_right_1
news_right_2
news_bot